
РФ Төзелеш министрлыгы төзелеш ресурсларына базар бәяләре турында мәгълүмат бирү өчен ике яңа форманы раслады.
Яңа формалар 44 күрсәткечне үз эченә ала һәм электрон мәйданчыклар операторлары, шулай ук тышкы мәгълүмат системалары операторлары өчен каралган. Боерык нигезендә күрсәтелгән оешмалар вәкаләтле органга продукциянең киң исемлеген сату-алу (китерү) шартнамәләре (контрактлары) буенча фактта төзелгән бәяләр турындагы белешмәләрне җибәрергә тиеш булалар.
Мониторингка тиешле ресурслар исемлегенә түбәндәгеләр керде:
• төзелеш материаллары;
• эшләнмәләр һәм конструкцияләр;
• җиһаз;
• машиналар һәм механизмнар.
Бирелә торган мәгълүмат төзелештә бәя куюның федераль дәүләт мәгълүмат системасын (ЦС ФГИС) тутыру өчен кирәк. Әлеге мәгълүматларны җыю һәм анализлау бюджет акчаларын җәлеп итеп финанслана торган төзелеш объектларының смета бәясен билгеләүнең дөреслеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.