
ТР Дәүләт экспертизасында балаларны яклау көненә багышланган гаилә-корпоратив фестиваль узды. Бер көнгә кырыс офис бинасы эшчеләрнең балалары өчен Алиса, Ак Куян һәм Чешир Мәчесе тылсымлы дөньясына әверелде.
Бәйрәм күңел ачу гына түгел, бу һөнәр турында балаларга аңлаешлы мәгълүмат. Балалар инде хәзер үк кем булу турында уйлансыннар өчен. Киләчәк очраклы сайланмасын, ә кызыксынып төзелсен өчен.
«Без биналар гына төземибез – без киләчәкне төзибез. Һәм иң яхшы инвестицияләр – ул безнең балаларга игътибар итү. Мондый бәйрәмнәр аларга һөнәрләр дөньясының күңелсез түгел, ә мавыктыргыч булуын күрергә ярдәм итә. Әти һәм әни эше - зур, җанлы, кызыклы илнең бер өлеше. Һәм бала уен аша архитектор, инженер яки оештыручы ролен үз өстенә алганда - бу бик мөһим», – ТР Дәүләт экспертизасы директоры Рафар Шакиров билгеләп үтә.

Гаиләләр парады, әниләр һәм әтиләр ярминкәсе
ТР Дәүләт экспертизасы мәйданчыгында чын әкият башланды. Кунакларны әкият образларында ходулистлар һәм «Алиса в Стране чудес» стилистикасындагы аниматорлар каршы алды.
Әмма төп тарту нокталары «Әниләр ярминкәсе» һәм «Әтиләр ярминкәсе» булды. Әниләр рецептлар буенча ярыштылар, ә кунаклар ашадылар һәм мактадылар. Әтиләр ярминкәсендә балаларның әтиләре белән бергә ниләр эшләвен күрергә мөмкин иде — кисеп ясалган эшләнмәләрдән алып инженер конструкцияләренә кадәр. Гаиләләр бергәләп пешерүләре, осталыклары, бәйрәмгә әзерләнүләре турында күңелле видеолар төшереп җибәрделәр.
Территория интерактив зоналарга бүленде — уеннар, мастер-класслар, аниматорлар белән бию эстафеталары. Балаларга гына түгел, аларның әти-әниләренә дә күңелле булды, алар үз балалары белән өстәл, спорт уеннары һәм мастер-классларда катнаштылар.
Сәхнә, сабын куыклары һәм гаилә дискотекасы
Балалар номерларыннан концерт программасы беркемне дә битараф калдырмады. Казан шәһәренең Салих Сәйдәшев исемендәге 17нче балалар музыка мәктәбенең «Энтрика» вокаль-инструменталь ансамбле бөтен чарага кәеф бирде. Бу ансамбльдә скрипкада Алмаз Тахавиев уйный.
Әти-әниләр дә үз сәләтләрен күрсәттеләр – ТР Дәүләт экспертизасының 11 хезмәткәрдән торган эксперт-хоры патриотик җырлар башкарды. Музыкаль блок шигъри блок белән дәвам итте – үзләренең яраткан шигырьләрен Анастасия Пирякова, Искандер Мугинов, Анна Королева, Арина Крахмальникова укыдылар.
Программаның бию блогын Валерия Новаш һәм Эмилия Валитова лаеклы тәкъдим итте.
Балаларны яхшы итүнең иң яхшы ысулы – аларны бәхетле итү
ТР Дәүләт экспертизасы – фикердәшләрнең зур тату гаиләсе, анда хыял чынга аша. Корпоратив чаралар кысаларында безнең хезмәткәрләр еш кына танылган артистлар, җырчылар булып гәүдәләнәләр, үзләренең талантларын күрсәтәләр. Бездә талантлы киләчәк буын үсеп килүен белү аеруча күңелле. Чараны алып баручылар ролен эшчеләребезнең балалары – Амелия Сайфутдинова, Булат Ахметшин, Амир Зиганшин, Алсу Арменшина үз өстенә алдылар.
«Гаилә һәм балалар-ул төп кыйммәт, без алар өчен көн саен эшлибез һәм тырышабыз. Без барыбыз да бәхет телибез. Һәр баланың мәхәббәт, игътибар һәм үз хыялларына ышаныч белән тулы бәхетле балачагы булсын», – чарага йомгак ясады Рафар Шакиров.
Бәйрәм тәмамланды, һәм безнең балалар хәзер беләләр: төзелеш экспертизасы дөньясында могҗизалар була. Барлык ата-аналарны һәм, әлбәттә, балаларны бәйрәм белән - Балаларны яклау көне белән котлыйбыз! Һәр гаиләдә җылы һәм үзара аңлашу яшәсен, ә киләчәк ышанычлы нигездә – игелек, елмаю һәм шатлыктан төзелсен.


