
ТР Дәүләт экспертизасы экспертлары Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы белән берлектә Казанда һәм Актаныш районында инвестицион объектларга күчмә мониторинг үткәрделәр.
ТР Дәүләт экспертизасы делегациясе составында катнаштылар:
Энже Мусаева – экспертиза идарәсе башлыгы;
Галина Артюшкова – архитектура, шәһәр төзелеше һәм инженер эзләнүләре бүлегенең баш эксперты;
Рустем Мухаметов – архитектура, шәһәр төзелеше һәм инженер эзләнүләре бүлегенең баш эксперты.
Экспертлар «Төньяк капка» индустриаль паркында – Казандагы «Алабуга» махсус икътисадый зонасы проектында булдылар. Бу шәһәр эчендә иң зур инвестицион проектларның берсе. Сәнәгать паркы югары технологияле җитештерүләрга һәм эшләнмәләрнең яңа үрнәкләрен тиз арада эшләү һәм сынау өчен шартлар тудыруга юнәлдереләчәк.
Аннары делегация «Актаныш» сәнәгать паркы мәйданчыгына юнәлде. Төп юнәлеш – авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү. Бүгенге көндә биредә инфраструктурадан 17 файдаланучы исәпләнә, 12 юридик зат эшли, 308 эш урыны булдырылган. Хәзер ике җылы ангар төзелеше тәмамлана, аларны резидентларга арендага бирәчәкләр.
ТР Дәүләт экспертизасы төзелеш мәйданчыкларында шәхси контроль объектларны алып баруның нәтиҗәле ысулы булуын раслады.