
Россия Төзелеш министрлыгы 2025 елның I кварталына төзелешнең смета бәясе үзгәрүенең яңа индексларын бастырды. Әлеге мәгълүматлар төзелеш тармагындагы чыгымнарны исәпләүгә турыдан-туры йогынты ясый, шул исәптән төзелеш-монтаж эшләре, эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре, проект һәм эзләнү эшләре, шулай ук транспорт хезмәтләре.
Бу тармак өчен нәрсәне аңлата?
Индекслар үсеше төзелештә бәяләр динамикасын чагылдыра һәм яңа проектларны бюджетлаштыруга турыдан-туры йогынты ясый. Соңгы елларда проект һәм эзләнү эшләренең бәясе артуын дәвам итә, бу исә төзүчеләрдән һәм подрядчылардан чыгымнарны төгәлрәк планлаштыруны таләп итә. Яңа индекслар сметаларны актуаль базар вәзгыятен исәпкә алып төзәтергә мөмкинлек бирә. Үз чиратында, бу төзелешнең ахыргы бәясенә дә йогынты ясый, бигрәк тә масштаблы проектларда.
Смета бәйсе үзгәрүенең яңа индекслары ССЫЛКА