
«Лупа астындагы объект» рубрикасында ТР Дәүләт экспертизасының уңай бәяләмәсен алган объектлар турында кызыклы фактлар сөйлибез.
«Татар мәгърифәтчесе Каюм Насыри яшәгән һәм 1902 елда вафат булган йорт» мәдәни мирас объекты ТР Дәүләт экспертизасына 2026 елның июнендә тикшерүгә кергән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмә бирелде. Төзүчесе — Татарстан Республикасы Милли музее, техник заказчысы – «Главстрой Республики Татарстан», проект документациясен «Татинвестгражданпроект» әзерләгән.
Каюм Насыри (Габделкаюм Габденнасырович Насыров) — күренекле татар мәгърифәтче галиме, язучы, этнограф, тел белгече. 1825 елның 14 февралендә Казан губерниясе Зөя өязе Югары Ширдан авылында туа. Казанның «Касыймия» мәдрәсәсен тәмамлаган. Казан дини училищесында һәм семинариясендә татар телен укыткан. 1871 елда Казанда Беренче рус-татар мәктәбен ача. Әдәбият, фольклор, филология, педагогика, математика, тарих, география, астрономия буенча кырыкка якын хезмәт бастырган. Татар теленең беренче аңлатмалы сүзлеген төзегән (1895-1896).
Каюм Насыри йорты - XIX гасыр татар агач архитектурасы һәйкәле.
Йортның хуҗасы Галеев мәчете мөәззине Мухамедбедиг Хусаинов була. Каюм Насыри, Хусаиновның туганы, 1902 елда вафат булганчы монда ике бүлмә арендалый. Бина җимерелгән һәм 1991-1995 елларда тарихи урында торгызылган. 2002 елдан бирле анда Каюм Насыри музее — Татарстан Республикасы Милли музееның филиалы эшли.
Йорт Казан шәһәренең Париж Коммунасы урамы, 35нче йортта, Иске Татар бистәсе тарихи районында урнашкан.
Объект XIX гасырның икенче яртысында төзелгән татар агач архитектурасы һәйкәле булып тора. Бина ике катлы. Беренче катта мемориаль бүлмә, күргәзмә залы, гардероб, сувенир продукциясе зонасы урнашкан. Икенче катта-экспозиция-күргәзмә залы һәм административ бүлмәләр.
Бинаның һәм бүлмәләрнең тарихи йөзен саклау максатында XIX гасыр уртасына хас булган сырлап ясалган тәрәзә йөзлекләрен, агач түшәмәләрне һәм мичне торгызуны, шулай ук музей экспозициясен урнаштыруны үз эченә алган ремонт-реставрация эшләре комплексы каралган. Нигезне ныгыту, түбә алыштыру, инженер системаларын алыштыру һәм территорияне төзекләндерү буенча комплекслы эшләр планлаштырылган.
