
Иң яхшы укыту – тыңлаучыларга үз фикерләрен әйтергә, эштәге катлаулы очраклар турында сөйләргә ирек бирү һәм аларның сорауларын хәл итәргә ярдәм итү. ТР Дәүләт экспертизасының Төзелеш компетенцияләре үзәгендә укытуның нәкъ менә шундый форматы.
Семинарга республиканың әйдәп баручы проект, төзелеш һәм сәнәгать оешмалары белгечләре җыелды, алар арасында «Алабуга Девелопмент», «Татнефть», «Архитектурное Бюро АБ-1», «НТЦКС», «Домкор Проект НЧ», «Союзхимпромпроект» «КНИТУ», «Технология», «Проектория» һәм башка оешмалар. Программа кысаларында төп мәсьәләләр каралды: янгын куркынычсызлыгы өлкәсендәге норматив документларны өйрәнү, махсус техник шартларны әзерләү һәм килештерү тәртибе, биналарда кешеләрнең иминлеген тәэмин итү буенча карарлар, янгын сигнализациясе һәм хәбәр итү системаларын проектлауга таләпләр, янгын куркынычы хисаплары, шулай ук проект документациясенә экспертиза ясаганда ачыклана торган төп кимчелекләр.
Тыңлаучылар семинарның гамәли юнәлешен һәм экспертларның профессиональлеген югары бәяләделәр. Катнашучыларның фикерләре белән уртаклашабыз.
«Семинар югары дәрәҗәдә әзерләнде һәм үткәрелде. Алынган барлык мәгълүмат файдалы. Рәхмәт!»
«Семинар эчтәлекле, кызыклы булды, чыгыш ясаучылар бик теләп үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, эштә булган кызыклы хәлләрне сөйләделәр, барлык сорауларга да җавап бирделәр».
«Семинар үткәргән өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Янгын куркынычсызлыгы өлешендә сорауларга җавап алдым, бу тема буенча экспертлар фикерен ишетү мөһим иде. Кирәкле һәм яңа мәгълүмат күп булды».
Укуга язылыгыз +7 (843) 253-75-49, info@proff-standart.ru