Барлык мәсьәләләр буенча
Директорның кабул итү бүлмәсе
Коррупциягә каршы көрәш буенча Ышаныч элемтәләре
Хезмәткәр табарга
Барлык мәсьәләләр буенча
Директорның кабул итү бүлмәсе
Коррупциягә каршы көрәш буенча Ышаныч элемтәләре
Хезмәткәр табарга

Көньяк Урал биеклеген җиңеп: ТР Дәүләт экспертизасы командасы күбрәккә сәләтле булуын исбатлады

20.07.2026

Гадәтләнгән эш кабинетлары һәм мониторлар урынына – кыялы калкулыклар, тау елгалары һәм баш өстендәге иксез-чиксез күк йөзе. ТР Дәүләт экспертизасы хезмәткәрләре Караташ сыртының иң матур урыннары буйлап 11 километрлык тау маршрутының нинди булуы турында хис-кичерешләре белән уртаклашалар.

Поход ныклыкка чын сынау һәм коллективның уңайлылык зонасыннан гомуми максатлар һәм тәэсирләр өчен чыга алуының ачык мисалы булды. Маршрут бик күп уникаль табигать объектлары аша үткәрелде. Кыюлар атаклы «Шүрәле тешләре»нә барып җиттеләр – бу гаҗәеп кыя калдыклары, алар турында күп кенә башкорт риваятьләре язылган, упкын өстендә асылынып торган «Троль теле» күзәтү мәйданчыгында булдылар һәм «Айгыр кыялары»ның бөеклегенә сокландылар.


Маршрутның финал ноктасы «Пик Уфа» булды (919,9 м) – Көньяк Уралдагы Караташ сыртының иң биек урыны. «Пик Уфа» тавына менгәндә катнашучыларга чын-чынлап чыдамлык күрсәтергә туры килде, ләкин югарыдан ачылган күренеш, барлык сарыф ителгән көчләргә лаек иде: аста, уч төбендәге кебек, иксез-чиксез яшеллек һәм тигезлектән күреп булмый торган елга борылышлары.


Таулар – ул үзенчәлекле энергетика. Алар вазыйфалар һәм статуслар турында онытырга мәҗбүр итә, монда бары тик үзара ярдәмләшү, ярдәм итү һәм бер-берсен тыңлый белү генә мөһим. Маршрутны үтү өчен, һәркем бер-берсенә ярдәм итте. Бу коллективны чын-чынлап бердәм итә торган кыйммәтле тәҗрибә. Мондый походларда ышаныч туа, ә шәһәргә кайткач, бу ышанычлылык хисе гомуми эшкә күчә.

Сәфәрне ТР Дәүләт экспертизасының Яшьләр советы оештырды. «Тау походы безнең өчен чын ачыш булды. Эштә без төгәл нормаларга һәм стандартларга таянырга күнеккәнбез, әмма тауларда барысы да башкача: монда вазыйфаи инструкцияләр түгел, ә кеше ярдәме мөһим. Һәм бөтен маршруттан соң без тау башында басып түбәнгә карап торганда, мин аңладым: без барысын да булдыра алабыз. Безнең һәрберебез уртак нәтиҗәгә үз өлешен кертте, һәм бу хис безнең белән озакка калачак. Мондый сәяхәтләр инде күркәм традициягә әверелеп бара: иң яхшы команда – чын-чынлап эшли һәм ял итә белгән команда!», – Яшьләр советы рәисе Лилия Зиганшина уртаклашты.

Бу инде учреждениенең актив яшьләре оештырган беренче масштаблы маҗарасы түгел, тик катнашучылар үзләре әйтүенчә, нәкъ менә тау походы иң истә кала торганы.

Поход оешма җитәкчелегенең даими ярдәме нәтиҗәсендә мөмкин булды. ТР Дәүләт экспертизасы директоры Рафар Шакиров коллективның гармонияле үсеше якты хис-кичерешләрдән һәм табигать белән бердәмлектән башка мөмкин түгел, дип ассызыклады. Нәкъ менә аның яшьләрнең инициативаларына игътибары һәм хезмәткәрләрнең күңелле ялы өчен шартлар тудырырга омтылуы мондый сәяхәтләрне үткәрергә мөмкинлек бирә, алар команда рухын ныгыта һәм яңа профессиональ казанышларга энергия бирә.

Алда — тауларда да, профессиядә дә яңа биеклекләр. Ә әлегә – янып торган күзләр, тулы хис-кичерешләр һәм ышанычлы командада булганда теләсә нинди максат җилкәдән килә дигән ышаныч!


1 / 8

Шулай ук укыгыз

Сез "УГЭЦ ТР" ДАУ хезмәтләренең сыйфатыннан канәгатьме?

Рецензиягез өчен рәхмәт, без аны үз эшебездә исәпкә алабыз!

Хөрмәт белән, «ТР УГЭЦ»ДАУ

Свой вариант
Макс. 90 символов
0 / 90